«Яз, чәчәкләр һәм сөю бәйрәме»: әдәби-музыкаль кичә (18+)

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне, бу көнне нәфис затларыбыз бүләкләр һәм үз адресларына җылы теләкләр кабул итә. Бәйрәм алдыннан, 5 март көнне, 1 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендәге укучылары өчен «Яз, чәчәкләр һәм сөю бәйрәме» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. 
Кичәдә гүзәл затлар өчен җылы, ихлас һәм дулкынландыргыч котлау сүзләре яңгырады.  Чарада катнашучылар шигырьләр укыды, моңлы җырлар җырлады. Лирик җырлар күңелле такмаклар, сәхнәләштерелгән тамашалар, бәйгеләр һәм мәзәкләр белән дәвам итте.
Бәйрәм бик күңелле һәм кызыклы үтте. Чарага «Яз. Бәйрәм. Хатын-кыз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Нәтиҗәдә кичәдә катнашучылар күтәренке кәеф һәм уңай тәэсирләр алды. 

Поделиться: